«Высокогорские вести», «Болгар Радиосы» һәм «Татарстан» журналы дәүләт хезмәтен иң яхшы яктыртучылар!

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген дәүләт граждан хезмәте мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан өчен журналистларга бүләк тапшырдылар. Конкурска барысы 119 эш тапшырылган иде.

Акчалата премияләрне һәм җиңүче дипломнарын Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру ягыннан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Эдуард Сафин тапшырды.

Дәүләт хезмәте мәсьәләләрен  массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту җиңел түгел, ләкин халык республикада ниләр эшләнгәнне һәм дәүләт хезмәткәрләренең ни белән шөгыльләнгәнен белсен өчен бу теманы һәрдаим яктыртып торырга кирәк дип саный Эдуард Сафин.

 “Быел эшләр, башка еллар белән чагыштырганда, сыйфатлырак та, кызыклырак та. Киләчәктә конкурста катнашучыларга уңышлар телисе килә һәм дәүләт хезмәткәренең, муниципаль хезмәткәрнең көндәлек эше тагын да киңрәк яктыртылыр дигән өметләр уяна”, –  диде Сафин.

“Иң яхшы телесюжет (телетапшыру)” номинациясендә икенче дәрәҗә диплом “Яңа гасыр” телерадокомпаниясенең “Башваткыч” тапшыруына бирелде. Беренче урынны “Высокогорские вести” газетасы редакциясе хезмәткәре Алия Хәйретдинова яулады.

“Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясендә  “Болгар радиосы”ннан Айнур Әхмәтов җиңү яулады.

“Басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом Олеся Бондаревскаяга («Татарстан» журналы редакциясе), икенче урын «Ялкын» журналы редакциясенә бирелде.

“Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында язмалар циклы” номинациясендә бүләк Кукмара районының  «Хезмэт даны» газетасы редакциясенә бирелде. 

Тантанага килгән барлык журналистларга яңа уңышлар һәм кызыклы темалар теләделәр.

Конкурс “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән берлектә оештырылган иде. Гомуми приз фонды 380 мең сум тәшкил итте. Конкурсның максаты – дәүләт граждан хезмәте турында халыкта уңай фикер тудыру һәм  бу һөнәрнең абруен арттыру.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International