«Хозур ТВ» Башкортстанда, Түбән Новгородта һәм Оренбург өлкәсендә эшли башлады

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

«Хозур ТВ» мөселман телеканалын Башкортстанда, Түбән Новгородта һәм Оренбург өлкәсендә карый алачаклар. Бу хакта «Хозур» PR бүлеге хәбәр итә.

«Хозур ТВ» Россиядәге беренче мөселман телеканалы «Уфанет» АҖ телекоммуникацион операторы белән 2018 елның 1 ноябреннән килешү төзеде.

Кабельле телевидениедә «Хозур ТВ» программаларын хәзер Башкортстан, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәсе тамашачылары да карый алачак.

Аның өчен «Уфанет» IP TV тапшырулар база пакетына ялганырга кирәк.

«Уфанет» каналларын шулай ук Smart телевизорларында, планшетларда, мобиль җайланмаларда, шулай ук IP приставкаларында «Ufanet TV» кушымтасында да карап була.

  • «Хозур ТВ» Россиядәге беренче мөселман телеканалы. Ул үз эшен 2018 елның 1 мартында башлады. Тапшырулар татар һәм рус телләрендә интернетта huzurtv.ru сайтында һәм «Таттелеком» кабель операторы челтәрендә бара.
  • Тугыз ай эчендә «Хозур ТВ» телеканалы рус һәм татар телләрендә гомумән алганда 500 сәгатьлек 1616 программа чыгарган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International