Россиядә региональ массакүләм мәгълүмат чараларының “Панацея” IХ гомумроссия конкурсы игълан ителде

2018 елның 12 октябре, җомга

Конкурска тәкъдим ителә торган материаллар 2017 елның 1 сентябреннән 2018 елның 31 октябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш.

Россиядә региональ электрон, басма массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерциячел булмаган оешмалар басмалары журналистлары өчен “Панацея” IХ гомумроссия конкурсы игълан ителде

Конкурсның максатлары –  халык сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә журналистларның һөнәри эшчәнлек сыйфатын арттыру, публицистик һәм хәбәри материаллар барлыкка килүгә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы социаль проектларның артуына ярдәм итү.

Конкурска тәкъдим ителгән материаллар 2017 елның 1 сентябреннән 2018 елның 31 октябренә кадәрге чорда дөнья күргән булырга тиеш. Эшләр, гариза белән бергә 2018 елның 1 декабренә кадәр (1 декабрьне дә кертеп)  түбәндәге адреска җибәрелә: 125009, Мәскәү шәһәре, Моховая урамы, 9, Мәскәү дәүләт университетының  Журналистика факультетына, «Панацея» конкурсына.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2019 елның февралендә  Мәскәү шәһәрендә Мәскәү дәүләт университетының Журналистика факультетында булачак. «Панацея» VIII гомумроссия  конкурсы нәтиҗәләрен  түбәндәге адрес буенча табарга мөмкин: http://www.msu.ru/projects/isst/.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

• «Җирле хастаханә» — төбәктә сәламәтлек саклауны оештыру, медицина учреждениеләре – хастаханәләр, поликлиникалар, медицина пунктлары һ.б  турында язмалар.

• «Ак халат» —  медицина хезмәткәрләре –табиблар, кече һәм  урта персонал,  сәламәтлек саклауны оештыручылар, фармацевтлар һ.б турында язмалар.

• «Бәлагә юлыккан кешеләр» —  авыр хәлләрне, проблемалы вәзгыятьләрне җиңеп чыгу тәҗрибәсе турында язмалар; ММЧ  тарафыннан оештырылган яисә аларның турыдан-туры катнашында үткәрелгән  ярдәм акцияләре.

• «Сәламәтлегең үз кулыңда» — үз-үзеңне саклау тәҗрибәсе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау клублары, энтузиастлар һ.б; сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тематик битләр һәм  даими колонкалар; коммерциячел булмаган оешмаларның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының  сәламәтлек саклау проблемаларын чишүгә багышланган һәм матбугатта яктыртылган социаль проектлары.

• «Социаль авыруларга урын юк!» — наркомания, ВИЧ/СПИД, туберкулез, диабет һ.б проблемаларны яктыртуга багышланган махсус язмалар,  бүлекләр, акцияләр, проектлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International