Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” өчен яңа бина төзелүе турында әйтте

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

“Яңа гасыр-ТНВ” телерадиокомпаниясе өчен яңа бина төзү мәсьәләсе карала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Казан” милли-мәдәни үзәге янында ясалган скверны карау барышында шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу территорияне төзекләндерү “ТАИФ” ААҖ хәйрия эшчәнлеге кысаларында башкарылган. “Алдагы планнарга килгәндә, без алар турында “ТАИФ” компанияләр төркеме җитәкчелеге белән сөйләштек. Бу, беренче чиратта, “ТНВ” өчен яңа комплекс төзелеше. Хәзерге вакытта проект эшләнә. Якын арада төзү эшләре турында карар кабул ителәчәк. Бу ТАССР оешуның 100 еллыгына зур бүләк булачак”, – дип әйткән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты “Казан” милли-мәдәни үзәге янында булачак парковка мәсьәләсенә тукталып, аның бер ай я ай ярым чамасы вакыт эчендә әзер булачагын әйткән. “Шәһәр үзәгендә автомобильләр өчен шундый зур парковка булуы бик уңайлы булачак. Моның өчен инвестор компаниягә рәхмәт. “ТАИФ” җитәкчелеге барлык эшләрне сыйфатлы башкарган. Әле алар “ТАИФ” исеменнән балалар өчен парк ясарга да вәгъдә иттеләр. Хәзер җир мәсьәләсе хәл ителә. Бу урын Казан халкы һәм кунаклары өчен үзенә тартып торучы магнит булачак. Мин эш сыйфатын да, биредә кулланылган эш алымнарын да югары бәялим. Барысы да заманча, зәвыклы итеп эшләнгән”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International