“Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррир урынбасары төп журналистика премиясенә ия булды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Татарстанда Матбугат көне алдыннан, “Пирамида” комплексында Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI конкурсының бүләкләү тантанасы узды.

“Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризванов Республикада төп журналистика премиясе Гран-при иясе булды.

Конкурста җиңүчегә “Бәллүр каләм” сыны, 35 мең акча һәм LADA Kalina автомобиле тапшырылды. Тантаналы чараның мәртәбәле кунагы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев иде. 

Быел бүләкләр 10 номинация буенча бирелде. Ике сын “Һөнәренә тугрылык өчен”, бер сын “Туган тел” номинациясендә җиңүчегә бирелде. “Танылу” премиясе ел дәвамында матбугат чаралары игътибарында булган халык алдындагы шәхескә тапшырылды. “Объектив аша караш” номинациясендә җиңгән ике фотографка премия тапшырылды, шулай ук “Татарстанда экология елы” һәм “Конфедерацияләр кубогы-2017” махсус проектлары буенча 4 лауреат билгеләнде.

Экспертлар комиссиясе “Шәһәр һәм район матбугат чараларының иң яхшы журналистлары”, “Журналистикада исем” номинацияләре җиңүчеләре дә билгеләнде. 

Тантаналы чараны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачты.

“Соңгы елларда журналистикада шәхесләр азайды, дип әйтәләр. Һәр ел саен бүләкләрне бирергә кеше юк дип әйтәбез, ә аннары комиссия материалларны укый, телетапшыруларны карый, без бу бүләкләрнең җитмәвен күрәбез. Соңыннан Айрат Ринатович белән бу вазгытьтән чыгу юлын эзлибез”, - диде Римма Ратникова.

Быел конкурска гаризалар апрельдә үк кабул ителеп бетте. “Бәллүр каләм” оештыру комитетына Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 1,5 меңгә якын эш килде. Конкурста 60 кеше номинат булды, соңгы минутка кадәр җиңүчеләрнең исемнәре сер булып калды.

Тантана кунаклары өчен татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International