“Татмедиа” да 80гә якын кеше “Тоталь диктант” язды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Акциядә катнашучыларга текстны “Избиратель Татарстана” журналы мөхәррире Альберт Карпов укыды.

Бөтендөнья акциясенә 68 илдән 800дән артык шәһәр кушылды. Татарстанда “Тоталь диктант”та катнашырга 4 меңнән артык кеше теләк белдергән. Республиканың 26 муниципалитетындаа - 60 мәйданчык, ә Казанда 23 мәйданчык оештырылды.

Быелгы “Тоталь диктант” тексты авторы - Россия язучысы, казанлы Гүзәл Яхина иде. Диктантның гомуми тексты өч өлештән тора иде.

Катнашучыларга акцияне оештыручылардан видеомөрәҗәгать күрсәттеләр. “Тоталь диктант” фонды директоры, Россия Президенты каршындагы Рус теле советы әгъзасы Ольга Ребковец сынауда уңышлар теләде.

Акция тәмамлангач, анда катнашучыларның берсе  - акушер булып эшләүче Гөлфия Салаватуллина - диктантны икенче ел язуын сөйләде. “Беренче тапкыр КФУда диктант яздым, анда текстны профессиональ филолог укыды, - дип уртаклашты ул. – Технологияләр заманасында без еш кына электрон рәвештә язабыз. Компьютер әзер һәм дөрес язылган сүзләрне күрсәтә. Шуңа күрә хәзерге буынның грамоталылыгы төшә. Мондый акцияләр белемне арттыра, шулай ук яшьләр игътибарын әдәбияткә җәлеп итә, бу - бик мөһим, дип саныйм.

“Узган ел мин “канәгатьләнерлек” билгесенә яздым. Минем өч - пунктуция һәм ике грамматик хатам бар иде. Диктант тексты да авыр иде, быел ул җиңел кабул ителә. “Яхшы” билгесенә язганмындыр, дип ышанам”, - диде Гөлфия.

Акциядә катнашкан Ләйсән педагогика вузында магистратурада укый. Ул текстны катлаулы түгел, дип белдерде.

“Хәзер кешеләр бер-берсе белән очрашып сирәк аралаша, күбрәк язышалар. Телнең сакланып калуын, яшьләр белүен телим. Бүген Киров районы укытучысын күрдем, ул үз укучыларын да алып килгән, ахры. Бу - бик яхшы”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International