Бер ел эчендә “Татар-информ”ны искә алу индексы өч тапкыр диярлек артты. 2017 ел йомгаклары буенча ул 1741,26 булды, ә 2016 елда 652,71 булган иде. Рейтингны “Медиалогия” компаниясе әзерләгән.
“Татар-информ” агентлыгы, бер ел элек кебек, Татарстанның иң күп искә алынучы гаммәви матбугат чаралары рейтингында икенче урынны яулады.
2017 елның өченче кварталында, “Медиалогия” компаниясе версиясе буенча, “Татар-информ” Татарстанның иң күп искә алынучы гаммәви матбугат чаралары егермелегенең башында торды.
Узган елның август нәтиҗәләре буенча, “Татар-информ” сайтына 2 млн 94 мең 459 уникаль кулланучы кергән. Бу хакта LiveInternet мәгълүматлары дәлилли. Бу күрсәткеч агентлык тарихында иң яхшылардан берсе булып тора.