Татарстанда Россия Президентын сайлауны 83 массакүләм мәгълүмат чарасы яктырткан

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстанда Россия Президентын сайлауда 83 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Тавыш бирү көненә 83 ММЧ аккредитация узган иде. Аларның 21е – телеканаллар, 50 басма матбугат, 5 мәгълүмат агентлыгы, Интернет-басмалар һәм 476 журналист. Сайлау участокларында эшләү өчен күзәтүчеләргә һәм ММЧ вәкилләренә тиешле шартлар булдырылды”, - дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 22 нче утырышында сайлау нәтиҗәләре игълан ителде. Комиссия әгъзалары бу хакта беркетмәгә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International