Казанда Татарстанның заманча журналистика музее барлыкка киләчәк

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Быел Татарстанның Журналистлар берлегенең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул хөрмәткә Татарстан журналистикасы музее үсешен дәвам иттерү ниятләнә. Аның икенче этабы буларак, бүгенге көн журналистикасы музеен булдыру күздә тотыла. Бу хакта Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова хәбәр итте.

“Бу елга планнар зурдан. Шуларның берсе – Журналистика музееның икенче этабы. Бүгенге көн журналистикасы музеен булдырырга телибез. Узган елда Президент, Министрлар Кабинеты тарафыннан куәтле ярдәм булды. Махсус бүләк итү көннәре узачак, ниндидер экспонатлар китерергә теләүчеләр рәхим итегез”, - диде Римма Ратникова.

Белешмә өчен. Журналистика музее республика Журналистлары берлеге бинасында 2014 елның 28 маенда ачыла. Биредә элекке елларның дикторлары, алып баручылары, төрле журналистларының фотографияләрен, эштә кулланылган төрле җайланмаларны күрергә була.

100 еллыкка кире әйләнеп кайтсак, Римма Ратникова быел Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге корылтае узачагын әйтте. “Безнең төп бурычларның берсе – Россия Журналистлар берлеге белән мөнәсәбәтләр төзү аның белән берләшү мәсьәләсен хәл итү”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International