Ләбиб Лерон: Зиннур Мансуров 2018 елда төрки әдәбиятларның Ел кешесе итеп билгеләнде

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Казахстанның Төркестан каласында булып узган Евразия Язучылар берлегенең VIII форумында татар шагыйре Зиннур Мансуров  2018 елда төрки әдәбиятларның Ел кешесе итеп билгеләнде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, 2017 елда төрки дөньяның башкаласы итеп Казахстанның Төркестан шәһәре билгеләнгән иде. Әлеге уңайдан Төркестанда төрле мәдәни чаралар булып узды. Евразия язучылар берлегенең сигезенче корылтаенда Татарстаннан да вәкилләр катнашты.

Форум эшендә Татарстаннан биш мөхәррир катнашты: “Безнең Мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм “Сувар” газетасының мөхәррире Константин Малышев. 

“Форумга төрки телләрдә нәшер ителүче журналларның җитәкчеләре җыелган иде, - ди Ләбиб Лерон. – Араларында Иран, Әзербайҗан, Төркия, Кырым, Башкорстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һ.б. килгәннәр бар иде. Хәтерләсәгез, 2015 елда төрки басмаларның мөхәррирләре Казанда җыелган иде. Форум вакытында уртак проблемалар турында фикер алыштык. Шәхсән үзем “Безнең мирас” журналы эшчәнлеге белән таныштырдым. Бездә татар әдипләреннән тыш башка төрки халык язучыларының әсәрләре, хезмәтләре даими бастырылып тора. Иң куанычлысы шул: Евразия язучылар берлегенең киләсе елы татар шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуровка багышлана. Димәк, ел дәвамында төрле төрки басмалар татар шагыйренең әсәрләренә урын бирәчәк”.

Исегезгә төшереп узабыз, 2017 ел Әзербайҗанның танылган шагыйре тууына 300 ел тулуга — Молла Пәнаһ Вакиф елы дип тә игълан ителгән иде.

Төркестан - Ефәк юлында урнашкан бу шәһәр төрки дөньяның күренекле акыл иясе Хуҗа Әхмәт Ясәви исеме белән бәйле. Аның кабере биредә, 1992 елда ачылган Халыкара казах-төрек университеты аның исемен йөртә. Татарстаннан барган делегация әлеге истәлекле урыннарда да булган. Төрки дусларыбызга Татарстаннан килгән истәлекле бүләкләр тапшырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International