“Котадгу белег”не тормыш китабы дип атар идем — Ләбиб Лерон

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

“Безнең мирас” журналы Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег” әсәренең татарчага тәрҗемәсен бастыруны төгәлләде. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

“Дөньяның иң мәшһүр әсәрләрнең берсе — Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег” әсәре 2013 елның октябрь санында басыла башлаган иде. Бу - бик кыйммәтле, үзенчәлекле әсәр. Мин аны тормыш китабы, тәрбия китабы дип атар идем. Ничә гасырлар элек язылган әсәрнең кыйммәте шул хәтле зур ки, андагы афоризмнар, андагы әйтелгәннәр бүгенге көнгә бермә-бер туры килә”, - диде Ләбиб Лерон журналистлар белән очрашу барышында.

Аның фикеренчә, әлеге әсәрне укыган кеше сабак та, гыйбрәт тә ала. 
Китап галим Рифкать Әхмәтҗанов тарафыннан моннан 10 ел элек чамасы, шигъри телдә тәрҗемә ителгән.

“Безнең мирас” хезмәткәрләре һәм әсәрне укучылар киләчәктә ул китап булып чыкмасмы дигән өметтә. Йосыф Баласагуниның афоризмнарын аерым бер китап итеп бастыру фикере дә яши”, - диде Ләбиб Лерон. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International